Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь 2020, 19:30

Башкортстан Башлыгы кайчан яңа ел чикләүләре турында карар кабул ителәчәген әйтте

Атна азагына тиклем Башкортстан Хөкүмәте COVID-19 таралу шартларында республиканың Яңа елны ничек каршы алачагы турында карар кабул итәргә тиеш. Бу хакта дүшәмбе республика хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров белдерде

«Яңа ел – зур вакыйга, а коронавирус инфекциясе контекстында ул билгеле хәвеф белән яный. Шуны аңларга кирәк: нинди көйләү чараларын кабул итәбез, әгәр кабул итсәк. Санитар-эпидемиологик режимны ничек үтәрбез, халыкка нәрсә тәкъдим итәрбез һәм боларның барсын да ничек үткәрербез», – диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда Яңа елны үткәрү турында карар бу атнада Оператив штаб утырышында кабул ителә.
Республика җитәкчесе әйтүенчә, ул «Яңа елга нинди нормалар, нинди тыюлар булачагын билгеләр».
«Гади генә сорау: балалар чыршыларын үткәрәбезме әллә юкмы. Мондый сораулар бик күп, һәм безгә бу атнада ук әзерләнергә кирәк», – дип өстәде Хәбиров.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: