Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь 2020, 10:40

Башкортстанда Ковидка каршы ситуация үзәге булдырылды

Башкортстанда Ковидка каршы ситуация үзәге булдырылды. Аны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты Римма Үтәшева җитәкли

Үзәк «Торатау» конгресс-холында урнашкан. Үзәк медицина оешмаларына ярдәмгә халыкка оператив консультация бирү өчен булдырылды.
«Үзәк халыкның мөрәҗәгатьләрен киметер дип ышанабыз. Аларның аңлаешлы мәгълүмат алырга мөмкинлеге булыр», – дип билгеләде Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә.
«Шалтыратулар кабул иткән операторлардан тыш, структурада медицина экспертлары бар. Алар – оператив рәвештә профессиональ кимәлдә шалтырату кабул итеп, эшкәртә һәм тиешле ярдәм күрсәтә алган Башкорт дәүләт медицина университеты хезмәткәрләре, профессорлар, доцентлар, федераль медицина оешмалары, Роспотребнадзор, Росздравнадзор, Башкортстан Республикасының Гигиена һәм эпидемиология үзәге, Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре», – диде Римма Үтәшева.
Ковидка каршы ситуация үзәге көн саен иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә тиклем эшли. Тәнәфес һәм ял көне юк. Республиканың барлык районнары өчен бердәм телефон номеры — 8 (347) 218-19-19.
Башка хезмәтләрнең кызу элемтә номерлары да эшли:
— 1301 – табибны өйгә чакырту;
— 103 – ашыгыч ярдәм чакырту;
— 8 (347) 286-58-27; 8 (347) 279-91-20 (күп каналлы, тәүлек әйләнәсенә) — коронавирус инфекциясе сораулары буенча;
— 8-800-201-89-03 – изоляциядә утырган 65 яшьтән өлкәннәргә һәм хроник чирлеләргә азык-төлек һәм дару китерү.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: