Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь 2020, 18:47

Республикада ноутбук, телевизор, суыткыч һәм электр самокаты отарга мөмкин

Башкортстанда яшәүчеләрнең «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты басмаларына язылган өчен суыткыч, телевизор, ноутбук, электр самокаты, кар тазарткыч, «Салават Юлаев» хоккей командасы уенчыларының автографлары белән джерси, «Уфа» футбол клубы уенчыларының автографлары белән футболка оту мөмкинлеге бар

Конкурста катнашу өчен 2021 елның алты аена яки 2021 елга кимендә ике басмага язылырга, исем-шәрифне һәм бәйләнеш өчен телефонны күрсәтеп, 2021 елның 15 гыйнварына тиклем квитанциянең күчермәсен җибәрергә кирәк. Почта адресы: Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты. Электрон адрес: [email protected]. «Языл һәм от» билгесен кую мотлак.
Җиңүчеләр 2021 елның 27 гыйнварында Башкортстан юлдаш телеканалының «Сәлам» тапшыруында билгеләнә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: