Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2020, 10:15

Республикада 1,5 миллион чамасы кеше – халыкның 36,5% грипптан прививка ясаткан

Роспотребнадзорның соңгы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда республика халкының 36,5% грипптан прививка ясаткан

Әлеге вакытта республика биләмәсендә мизгелгә бәйле кискен респиратор авыруларның артуы теркәлә. Якынча 1,5 миллион кеше вакцина эшләткән, аларның 300 меңнән артыгы – балалар. Прививка кампаниясе дәвам итә.
Хәзер республикада грипп теркәлми, кискен респиратор чирләр күп. Авыру кимәле эпидемик чиктән түбән, дип хәбәр итте ведомство.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: