Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2020, 16:10

Сәламәтлек саклау министры Русиядә пневмония белән авыручы пациентлар артуын әйтте

Михаил Мурашко билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе чорында саклану чараларына зур игътибар бирергә, шул исәптән пневмококка каршы прививка ясатырга кирәк

Русиядә пневмония белән авыручы пациентларның саны узган ел белән чагыштырганда арткан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.
«Узган ел белән чагыштырганда бүген пневмония белән авыручы пациентлар күбрәк», – диде Мурашко «Россия 24» каналында Наилә Аскер-Задега биргән интервьюсында. Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе чорында саклану чараларына зур игътибар бирергә, шул исәптән пневмококка каршы прививка ясатырга кирәк.
«Әлеге вакцинаның нәтиҗәлелеге берничә ел дәвам итә. Шунлыктан бу шулай ук билгеле бер өстәмә көч тупларга һәм пациентлар өчен авыру йоктыру куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Без телгә алган гриппка каршы вакцинация дә – саклануның тагын бер форматы. Һәм, әлбәттә инде, бу чорда иминлек чараларын үтәүгә зур игътибар бирергә кирәк», - дип искәртте Мурашко.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: