Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь 2020, 20:35

Тәүлек эчендә +121: республикада COVID-19 йоктыру буенча антирекорд куелды

Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыру буенча яңа антирекорд куелды, дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан

Бер тәүлектә чирлеләр 121гә артып, 12 565кә җитте.
Моннан тыш, республикада COVID-19дан чираттагы, 69нчы үлем очрагы теркәлде.
Хәзерге вакытта республика стационарларында диагнозы расланган 317 пациент дәвалана, аларның 32се – авыр хәлдә.
Амбулатор шартларда – 1025 кеше.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: