Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2020, 19:40

Бәләбәйдә Volkswagen һәм Škoda өчен детальләр чыгарыла башлый

Бәләбәй «Автонормаль» заводы «ФОЛЬКСВАГЕН.. Груп Рус» компаниясен беркетү детальләре белән тәэмин итәчәк. Шушы турыда дүрт елга килешү төзелде

Предприятие Volkswagen һәм Škoda җиңел автомобильләре өчен ел саен тугыз миллион берәмлектән артык беркетү детале чыгарачак. Әле бу детальләр «ФОЛЬКСВАГЕН Груп Рус»ның Калугадагы заводында һәм Түбәнге Новгородтагы подразделениесендә кулланыла. Килешүгә ярашлы, предприятие продукциянең яңа 20 төрен үзләштергән. Алар ныклыкка сынауны уңышлы үткән.
– «Автонормаль» заводының Русиядә «ФОЛЬКСВАГЕН Груп Рус» өчен беркетү детальләре чыгарган тәүге предприятие булуы – җитештерүче өчен дә, Русиядәге тоташ автокомпонентлар тармагы өчен дә зур казаныш. Volkswagen һәм Škoda маркалары стандартлары югары, һәм Русия компонентларын файдалануны локальләштерү кимәлен артабан да арттыруны аңлата, – диде Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов.
Читайте нас: