Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2020, 14:25

Башкортстанда яшәүчеләр 1 декабрьгә тиклем 5,5 миллиард сум салым түләргә тиеш

1 декабрьдә физик берәмлекләрнең 2019 ел өчен милек салымын түләү вакыты тәмамлана, дип искә төшерделәр Федераль салым хезмәтенең Башкортстан идарәлегендә

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, республикада физик берәмлекләрнең исәпләп чыгарылган милек салымының һәм НДФЛның гомум суммасы 5,5 миллиард сумнан артыгырак. Шуның 1,78 миллиард сумы уфалыларга туры килә.
Сүз, атап әйткәндә, милек, транспорт һәм җир салымын түләү хакында бара.
Салымны салым түләүченең Шәхси кабинетында, «Физик берәмлекләрнең салымы» мобиль кушымтасында, «Салым һәм пошлина түләү» сервисы ярдәмендә, Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, яки терминалларда, банк һәм почта бүлекчәләрендә түләргә мөмкин.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: