Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2020, 11:50

«ЭпиВакКорона» препараты бушлай булачак

«Вектор» үзәге директоры препаратны экспортлау күпләп җитештерелгәннән соң гына мөмкин булачак», – дип белдерде

Русия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» үзәге тарафыннан эшләнгән коронавирус инфекциясеннән «ЭпиВакКорона» препараты барлык русиялеләр өчен бушлай булачак. Ул коммерция сатуына чыкмый, дип хәбәр итә «Известия».
«Роспотребнадзорның «Вектор» вирусология һәм биотехнология дәүләт фәнни үзәге тарафыннан җитештерелә торган бөтен вакцина Русия гражданнары өчен түләүсез булачак, бу вакцинаны коммерцияле сату турында сүз дә булырга мөмкин түгел», – дип белдерде үзәк директоры Ринат Максютов.
Моннан тыш, ул препаратны экспортлау тиешле доза булдырылганнан соң, күпләп җитештерелә башлагач кына мөмкин булачак, дип сөйләде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: