Башгидромет мәгълүматлары буенча, пәнҗешәмбе, 19 ноябрьдә, республикада урыны белән бозлавык булуы фаразлана, юлларның аерым участоклары тайгак. Җил көнбатыштан, көньяҡ-көнбатыштан талгын, төньяк районнарда көчәючән. Һава температурасы төнлә –12, -14, урыны белән -18, -23 градус. Һава температурасы көндез -4, -9 градус.
Җомга, 20 ноябрьдә, явым-төшем фаразланмый. Җил көньяк-көнбатыштан талгын. Термометр баганасы төнлә -9, -14 градускача түбәнәя. Көндез һава температурасының -2, -7 градус булуы көтелә.