Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2020, 20:25

Республикада пандемия башланганнан алып COVID-19 йоктыруның максималь саны теркәлде

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 125 яңа очрагы ачыкланды, дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан. Бу – пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясен йоктыру саны буенча яңа антирекорд

Моннан алда COVID-19 белән авырган яңа пациентларның максималь саны 17 ноябрьдә ачыкланган иде – 121 очрак.
Пандемия башланганнан алып барысы 12 809 чирле исәпләнә. Әле 356 пациент стационарда дәвалана. Аларның 32се – авыр хәлдә, 11е – үпкәне ясатма җилләтү аппаратында. Коронавирус йоктырган 1 107 кеше өйдә дәвалана. Тәүлек эчендә 84 кеше чыгарылды.
COVID-19 тагы бер гомерне өзде, хәзер мәрхүмнәрнең гомум саны – 71. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ул Уфадан 1948 елгы ханым.
Шулай ук республикада пневмониягә рәсми статистика алып барыла. Бер тәүлектә 389 пневмония очрагы ачыкланды. Шул уҡ вакытта 376 кеше хастаханәдән чыгарылды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: