Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2020, 11:45

Башкортстан спортчысы кул сугышы буенча Дөнья кубогында «бронза» алды

Кул сугышы буенча Дөнья кубогында 12 илдән 200дән артык спортчы катнашты

Минск шәһәрендә Башкортстан спортчысы Артур Сөләймәнов Белоруссия, Молдова, Үзбәкстан, Таҗикстан, Иран, Греция, Чехия һәм башка дәүләтләрнең вәкилләре белән көч сынашты.
Русиянең җыелма командасы составында республика исеменнән чыгыш ясаган спортчы (80 килограммга тиклем) халыкара ярышта бронза медаль яулады.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: