Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2020, 18:50

Башкортстанда COVID-19 йоктырган 36 кеше – авыр хәлдә, 12 пациент – үпкәне ясалма җилләтү аппаратында

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 124 очрагы ачыкланды. Бер тәүлектә пневмония очраклары саны – 394. Сәламәтлек саклау министрлыгының 20 ноябрьгә мәгълүматлары буенча, чирлеләрнең гомум саны 12933кә җитте

Әлеге вакытта 368 кеше стационарда дәвалана. Аларның 36сы – авыр хәлдә, 12 пациент – үпкәне ясалма җилләтү аппаратында.
COVID-19дан ике яңа үлем очрагы теркәлде. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, мәрхүмнәрнең гомум саны – 73 кеше.
Чирлеләрнең күпчелеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы статистикасына ярашлы, Уфа, Салават, Нефтекама шәһәрләренә, Туймазы һәм Бәләбәй районнарына туры килә. Республикада 1166 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә — 51, барысы 11326 кеше хастаханәдән чыгарылды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: