Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2020, 13:40

Республикада синоптиклар ял көннәренә һәм киләсе атнага һава торышын хәбәр итте

Башкортстанда синоптиклар ял көннәренә һәм киләсе атнага һава торышын хәбәр итте

Атна башында салкын үтеп кергәннән соң, ниһаять, республикада шушы вакыт өчен гадәти һава температурасы көтелә. Бераз кар ява, ләкин бозлы яңгыр булуы ихтимал, юлларда бозлавык.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә төнге сәгатьләрдә -9, -14, республиканың көньяк-көнчыгышында -20 градус булуы ихтимал. Көндез һава температурасы башлыча -2,-7 градус. Явым-төшем көтелми, төнлә һәм иртән томан төшүе мөмкин, урыны белән бозлавык саклана.
Киләсе атнаның башында Башкортстанга көнбатыштан явым-төшем ихтималлыгын арттырган түбән басым якынлаша. Күкне болыт каплаганда һава температурасы төнлә югарырак була, дип фаразлый Башгидромет.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: