Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь 2020, 19:20

Роспечать һәм Россвязь оешмалары эшләрен Цифрлы үсеш министрлыгына тапшырдылар

Владимир Путин Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгының (Роспечать) һәм Федераль элемтә агентлыгының (Россвязь) эшен туктату турында карарны имзалады

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгының (Роспечать) һәм Федераль элемтә агентлыгының (Россвязь) хокукый варисы итеп Цифрлы үсеш министрлыгын билгеләделәр. Русия Президенты Владимир Путин бу ике оешманың эшен туктату турында указны имзалады. Бу хакта РИА Новости яза.
Агентлыкларның функцияләре, шулай ук суд карарларын үтәүдән соң барлыкка килгән йөкләмәләр Цифрлы үсеш министрлыгына тапшырылачак.
Президент сайтында чыккан документта әйтелгәнчә, бу карар федераль башкарма хакимият органнары вәкаләтләрен һәм дәүләт эшчеләренең санын оптимизацияләү, шулай ук элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү өчен кабул ителгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: