Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2020, 12:00

Тиздән аерылышу турында таныклык бирүдән туктыйлар

Язылышу турындагы таныклык бирүне тантана өчен генә калдырулары ихтимал

Тиздән Русиядә аерылышу турындагы таныклыкны бирүдән туктаячаклар, ә өйләнешү турындагы таныклыкны тантана өчен саклап калырга мөмкиннәр. Бу хакта РФ Федераль салым хезмәте сайтында ведомствоның 30 еллыгына багышланган бәйрәм коллегиясе нәтиҗәләре буенча хәбәр ителә. ТАСС агентлыгы шул хакта язды.
ЗАГС (гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының бердәм дәүләт реестры) – ул гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының барлык реестры. Ел ахырына кадәр 1926 елдан бирле булган мәгълүматлар цифрлаштырылачак.
525 млн язма әлегә кадәр кәгазьдә саклана. Якын киләчәктә реестр моделенә күчү һәм кайбер кәгазь бланклардан баш тарту күздә тотыла. Инде тиздән, мәсәлән, аерылышу турындагы таныклык тарихта калачак, ә өйләнешү турындагы таныклыкны, бәлки, чараның тантаналы булуын саклап калу өчен генә бирерләр, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: