Барлык яңалыклар
Новости
23 ноябрь 2020, 20:20

Коронавирус йоктыруның 25 меңнән артык яңа очрагы ачыкланды

Эпидемия башланганнан бирле илдә коронавирус инфекциясенең 2 114 502 очрагы теркәлде

Русиядә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны беренче тапкыр 25 меңнән (25 173) артып китте, әлеге чирне эләктергән пациентларның гомуми саны 2 114 502 кешегә җитте. Бу турыда РИА Новости Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.
«Соңгы тәүлектә Русиянең 85 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясенең (COVID-19) 25 173 очрагы расланды, шулар арасында 5917 (23,5 процент) пациентта клиник билгеләр күзәтелми», – диелә хәбәрдә.
Эпидемия башланганнан бирле Русиядә коронавирус инфекциясенең барлыгы 2 114 502 очрагы теркәлде. Үсеш темпы 1,2 процент тәшкил итә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: