«Таврос» компаниясе үз предприятиесенең дуңгызчылык комплексларында үстерелгән дуңгызлар итен эшкәртергә һәм затлы төркемгә караган колбаса төрләре чыгарырга ниятли. Елына 1 млн баш мал суелачак. «Пландагыча, 1200 эш урыны булдырабыз. Тәүге этапта цехлар төзелә, әлегә ит-колбаса җитештерелми. Компания проект-тикшеренү, вакытлыча электр белән тәэмин итү, вакытлыча автомобиль юлы буенча төзелеш-монтаж эшләре башкаруга һәм төзелеш мәйданчыгы әзерләүгә 100 млн сум акча салды да инде», – дип хәбәр итте Ринат Зәйнуллин. Башкортстан ит компаниясе гамәлдәге инженерлык һәм транспорт инфраструктурасына технологик тоташу мөмкинлеге алу ниятеннән алдан килешү документлары алган да инде.