Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь 2020, 19:05

Башкортстанда бүген ике меңгә якын кеше коронавирус белән чирли

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе рәсми расланган диагнозлар саны 13 446га җитте. Соңгы тәүлектә 128 очрак ачыкланды, дип хәбәр итте республиканың COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штабы

Бүген 1852 кеше инфекция йоктыручы дип исәпләнә. Аларның барсы да хастаханәдә яки өйдә дәвалана.
Пандемия башланганнан алып 11 518 кеше чирне җиңгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 92 пациент терелгән.
Вафат булу очраклары турында оператив штаб әлегә хәбәр итми.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: