Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь 2020, 11:00

Киләсе елда пенсияләрне 6,3 процентка индексацияләячәкләр

Пенсия уртача алганда мең сумга артачак

2021 елның 1 гыйнварыннан барлык иминият пенсияләре дә 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта «Парламентская газета» яза.
Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова сүзләренчә, гамәлдәге законнар нигезендә эшләмәүче пенсионерларның барлык иминият пенсияләренә, картлык буенча пенсияләрне дә кертеп, 1 гыйнвардан индексация үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин сентябрь аенда сенаторлар белән узган очрашуда, илдәге социаль-икътисади вазгыятькә дә карамастан, иминият пенсияләренең индексацияләнәчәге хакында белдергән иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: