Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2020, 19:35

Башкортстанда бер тәүлектә тагы 135 кеше – COVID-19, 417се пневмония белән авырып киткән

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, үткән тәүлектә республикада тагы 135 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. Пандемия башланганнан алып Башкортстанда чирлеләр 13 581 кеше тәшкил итә

Әлеге көндә республика стационарларында 393 пациент коронавирустан дәвалана. Аларның 36сы – авыр хәлдә, ә 13е үпкәне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
Мең ярым чамасы кеше өй шартларында дәвалана.
«Башкортстанда COVID-19дан вафат булу очраклары теркәлмәде һәм элеккечә 76 кеше тәшкил итә», – дип белдерделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Моннан тыш, тәүлек эчендә республикада 417 дәваханәдән тыш пневмония очрагы ачыкланган, 423 кеше хастаханәдән чыгарылган.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: