Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2020, 10:00

Республикада ноябрь азагы гадәттәгедән бер градуска җылырак була

Башкортстанда ноябрьнең соңгы ун көне гадәттәгедән җылырак була

Башгидрометта 30 ноябрьгә тиклем уртача һава температурасы турында мәгълүмат бирделәр.
Русиянең Гидрометеорология үзәге белдерүенчә, ноябрьнең өченче декадасында Башкортстан Республикасында уртача һава температурасының нормадан бер градуска югарырак булуы көтелә.
Алдагы көннәрдә Башкортстанда бераз кар явуы фаразлана. Урыны белән һава температурасы 20 градускача суыта.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: