Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2020, 19:25

Марадонасыз калдык

ХХ гасырның иң яхшы футболчысы Диего Марадона 25 ноябрьдә 60 яшендә вафат булды

Ноябрь башында Марадона баш миенә операция кичергән булган.
Аргентинада Марадона үлеме белән бәйле өч көнлек траур игълан иткәннәр.
Данлыклы футболчы Диего Марадона "Барселона", "Наполи", "Севилья", "Бока Хуниорс" клублары өчен чыгыш ясады. 1977-94 елларда ул Аргентина җыелма командасы өчен уйнады. Команда 1986 елда дөнья чемпионы һәм 1990 елда дөнья чемпионатында икенче урынны яулады. Бу футболчы ФИФА сайтында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча XX гасырның иң яхшы футболчысы дип танылды.
Аның исеме миллионнар күңелендә бик озак сакланыр.
Читайте нас: