Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2020, 11:05

Уфаның Ленин мәйданына 90 яшьлек чыршы куйдылар

Бүген Уфаның төп мәйданына яңа ел чыршысы урнаштырылды. 90 яшьлек яшел купшыкайны Башкортстанның Благовещен районыннан китерделәр. Аның биеклеге – 30 метр

«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы»ның урман хуҗалыгы, төзекләндерү һәм урман парклары эшләре бүлеге җитәкчесе Максим Щербаков сүзләренчә, агачны Ленин мәйданына алып килү өчен трал, КАМАЗ, манипулятор, күтәрү краны һәм 23 кешедән торган эшчеләр бригадасы кирәк булды.
Бу атнада коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре чыршыны бизи һәм боз шәһәрчеге төзи башлый. Башкортстанның башкаласында барлыгы 16 боз мәйданчыгы һәм өч төп чыршы әзерлиләр: Салават Юлаев һәм Совет мәйданнарында – ике пиксель, Ленин исемендәге мәйданда – чын чыршы.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: