Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2020, 13:30

Бәләбәйгә Радий Хәбиров килде

Эш визиты белән Бәләбәйгә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров килде. Сәфәр кысаларында ул ит эшкәртү комбинаты төзелеше урынында булды

Башкортстан ит компаниясе генераль директоры Ринат Зәйнуллин предприятиенең гомуми мәйданы 70 мең квадрат метр тәшкил итәчәге турында сөйләде. Инвестицияләрнең гомуми күләме 10 млрд сумга якын булыр дип планлаштырыла. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә бу проект республикада иң зурлардан санала. «Таврос» компаниясе предприятиедә үз дуңгызчылык комплексларында үстерелгән дуңгыз итен эшкәртүне планлаштыра. Терлек сую куәте – елга 1 млн булачак.
– Планлаштырылганча, 1200 яңа эш урыны булдырылачак. Беренче этапта цехлар төзеләчәк. Компания проект-тикшерү эшләренә, вакытлыча электр белән тәэмин итү һәм төзелеш мәйданчыгын әзерләүгә 100 млн сумнан артык акча керткән инде, – дип сөйләде Ринат Зәйнуллин. Башкортстан ит компаниясе гамәлдәге инженерлык һәм транспорт инфраструктураларына технологик тоташтыру мөмкинлекләре буенча килешү документларын алган да инде.
Шулай ук бүген эш сәфәре барышында төбәк башлыгы районның иң эре предприятиесендә – Бәләбәй «Автонормаль» заводында булды. Монда 2300 кеше эшли. Алар Русия автоҗитештерүчеләре өчен тәүлегенә 1,9 мең тоннага кадәр сыйфатлы продукция чыгара. Заводның генераль директоры Роман Букарев хәбәр итүенчә, предприятиедә 600 миллион сумлык инвестиция программасы эшләнелгән. Ул җитештерү куәтен арттыруга һәм эшләнмәләр ассортиментын киңәйтүгә юнәлдерелгән.
– Узган ел РФ Сәнәгать сәүдәсе министрлыгы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән без предприятиенең банкротка чыгуын булдырмый калдык һәм аның 2026 елга тулы трансформациясен эшләтеп җибәрдек. Үсеш программасы кысаларында завод базасында авиатөзелеш компанияләре өчен заказ буенча компетенцияләр үзәген булдыруны һәм җитештерү мәйданчыгын модернизацияләүне планлаштырабыз. Бу максатларга 2021 ел бюджетында 120 млн сум күләмендә инвестицияләр салынды, – дип аңлатты Р. Букарев. – Бер үк вакытта завод дөнья күләм автомобиль төзелеше компанияләре белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк. Быел без, мәсәлән, Русиядә беренче булып, Volkswagen өчен көнбатыш стандартлары буенча сертификацияләнгән беркетмә продукцияләре җитештердек.
Артабан Радий Фәрит улы Приютово поселогына юнәлде. Анда ул «Башкорт ихаталары» республика программасы кысаларында төзекләндерелгән Магистраль урамындагы ишегалды территориясендә булды. Республика башлыгы төзекләндерү буенча алдагы планнар турында фикер алышты һәм поселокка «Башкорт ихаталары» программасы буенча 2021 елга 10 млн сум һәм подъездларны комплекслы ремонтлауга ике миллион сум бүлеп бирүне йөкләде. Приют поселогының Дан паркында Радий Хәбиров «Һәлак булган геройларга – Дан!» мемориаль комплексына чәчәкләр салды һәм территорияне төзекләндерү перспективалары белән танышты.
Рәсимә Сабитова әзерләде.
Читайте нас: