Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2020, 10:15

Башкортстанда бер елда реаль эш хакы 1% арткан

Башкортстанда шушы елның тугыз аенда оешмаларның хезмәткәрләргә исәпләп язылган уртача айлык номиналь эш хакы 37 423 сумнан арткан. Бу 2019 елның гыйнвар-сентябрь айлары белән чагыштырганда 4,4 процентка күбрәк, дип хәбәр итте республика статистиклары

Шулай ук шушы вакытта республикада хезмәт хакы 1,1 процентка арткан.
Башстат мәгълүматлары буенча, 2020 елның гыйнварында Башкортстанда уртача эш хакы 35 783 сум тәшкил иткән. Сентябрьдә ул 38 358 сумга җиткән, гомум алганда, өченче квартал йомгаклары буенча – 38 165 сум.
Реаль эш хакы индексы кулланучылар товарларына һәм хезмәтләренә хакларның үзгәрүенә бәйле эш хакының сатып алу сәләте үзгәрүен билгеләү өчен исәпләнелә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: