Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2020, 10:00

«Машиналарын тартып алырга!»

Башкортстан хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә республика юлларында аварияләр, үлем-китем проблемалары турында фикер алыштылар

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев сүзләре буенча, ел башыннан автомобиль аварияләрендә 404 кеше һәлак булган. Элегрәк Радий Хәбиров юлларда үлүчеләр санын ел дәвамында 400 кешегә кадәр киметү бурычын куйган иде.
«Юлларда һәлак булучылар буенча, чыннан да, сезнең команда минем йөкләмәне үти алмады. Мин йөкләмәм тулысынча нигезле дип саныйм. Минемчә, әгәр активрак шөгыльләнсәк, без аны үтәр идек. Гомумдәүләт проекты кысаларында куелган бурычларны үтәячәгебезгә шикләнмим. Мин шулай ук быел саннар азрак булачагына да шикләнмим», – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, 2030 елга гомумдәүләт проекты буенча үлем буенча түбәндәге бурыч куелган: 160 кеше. «Без һәр авария аркасында һәр авария хәлендәге участокка 30ар миллион сум акча салабыз. 160 кеше – бу бурычны Президент куйды, һәм мин аны сезнең белән яки сездән башка үтәячәкмен», – дип ассызыклады Хәбиров.
Шул ук вакытта республика җитәкчесе, еш кына һәлакәтнең сәбәбе – наркотик яки алкоголь куллану нәтиҗәсендә исерү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү, дип билгеләп үтте. Ул исерек шоферларга каршы көрәш чарасы буларак, мондый йөртүчеләрдән автомобильләрен тартып алырга тәкъдим итте.
«Бездә юл начар булудан түгел, ә башсызлыктан һәм тулы җавапсызлыктан үләләр. ЮХХДИ белән берлектә эшләгез: алар исерек водительләргә куркыныч белән янарга тиеш. Барлык башлыклар да транспорт чарасын конфискацияләргә кирәк дигән мәсьәләне гадел куя. Һәрхәлдә, кеше бу җинаятен кат-кат кылса. Дәүләт җыелышы-Корылтай белән бергә карагыз, һәм башлангыч белән чыгарга кирәк. Дәүләт думасына бу проблеманы хәл итү юлын тәкъдим итәргә кирәк», – диде Башкортстан Башлыгы.
Шулай ук Радий Хәбиров юллар идеаль хәлдә булган участокларда машина йөртүчеләрнең еш кына тизлекне арттыруын билгеләп үтте. Шулай ук республиканың күп кенә районнарында җәяүлеләр юллары юк, һәм халыкка машиналар йөргән юлдан атларга туры килә. Ахырда республика Башлыгы машина йөртүчеләрне әзерләүгә игътибар бирергә, кайсы автомәктәпне тәмамлаучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен ешрак бозуын анализларга кирәклеген билгеләп үтте.
Читайте нас: