Әниемнең исеме дә бит Галия – «бөек» дигән сүз. Минем Әнием – түземлелек, чыдамлык, тынгысызлык, тырышлыкның тере гәүдәләнеше ул!
Хәтеремдә, сигезенче сыйныфта укыганда безгә әниләр турында инша язарга кушылды. «Минем әнием шундый матур атлап йөри», – дип язган идем. Әле менә, 12 ел вакыт үткәннән соң, чын-чынлап искиткеч хатын-кыз гына үзендә әле күп ир-егетләрдә дә булмаган ихтыяр көчен сыйдыра һәм, шул ук вакытта, нәзакатьле, назлы булып кала, җиңел, нәфис хәрәкәтләр белән матур атлап йөри ала икәнлеген аңлыйм. Бала күңелем белән мин шуны тойганмын икән…
Кайдандыр укыган идем, бер язучы: «Кайчакта ана булу көче табигать законнарыннан өстенрәк», – дип әйткән, һәм мин аның белән килешми булдыра алмыйм. Әниемнең күңеле һич саекмас чишмә төсле, мин аннан үземә яшәү көче алам. Әниемнең чарасыз калган, боеккан чагын күргәнем булмады. Ул һәрвакыт максатына ирешә, кыенлыклар алдында югалып калмый, һәрчак үзенә генә таяна ала иде. Әнием һәрвакыт яхшылыкка омтылды, миндә киләчәккә ышаныч тәрбияләде, яңа биеклекләр яуларга илһамландырды, авырлыклар алдында бирешмәскә өйрәтте.
Әнием йорт эчендәге эшләрне башкарырга да, берничә эштә эшләргә дә, шул ук вакытта мине дә күз уңыннан ычкындырмаска ничек өлгерде икән?! Моның өчен, һичшиксез, ниндидер илаһи көчкә ия булырга кирәктер. Әнием мине чиксез мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән чолгаса да, миңа үзем булып калырга мөмкинлек бирде, һәрвакыт юл куйды, фикерем белән килеште, аңларга тырышты. Мин моның өчен аңа рәхмәтлемен. Мин, мәктәпне әле генә тәмамлаган әниемнең яраткан кызы, үз теләгем белән, туган өйдән 500 км ераклыктагы шәһәрдә урнашкан университетка укырга киткәч, ана йөрәге әрнемәгәнме?! Тик ул миңа бернәрсә дә сиздермәде. Ул шулай миндә җаваплылык, максатчанлык, үзаллылык тәрбияләгәнен хәзер инде аңлыйм. Үзенә авыр булса да, ул, иң беренче чиратта, минем тойгыларым, минем укуым, минем эшләрем, минем тормышым, минем бәхетем турында уйлый.
Балаңа үз фикереңне көчләп такмау, аның хисләрен ихтирам итү, аңа үз юлын сайлауда ирек бирү – акыллылык һәм ана мәхәббәтенең иң зур чагылышы ул. Мин әниемнең миңа ничек ышанганлыгын, мине ничек яратканын, авыр вакытта таяныч булачагын беләм. Моны белү – зур бәхет. Моны тою – үз-үзеңә ышаныч тудыра, максатларга ирешергә ярдәм итә.
Әнием – беренче укытучым, остазым. Минем хәзерге яуланган үрләрем, һичшиксез, аның казанышы. Әниемнең минем тормышымдагы урынын бәяләп булмый, минем аңа булган сөюем, ихтирамым, рәхмәтемне белдерү өчен сүз табып бетерү мөмкин түгел. Ул минем өчен дөнья йөзендәге иң яхшы Әни, чын кеше, башын югары тотып, яхшылыкка ышанып, тормыш диңгезеннән аккоштай йөзеп баручы, көчле ихтыярлы, сабыр, акыллы, нәзакатьле хатын-кыз, киләчәккә юл күрсәтүче якты маяк. Әнием, мин сине бик яратам һәм синең белән горурланам!
Әйе, әйтергә онытканмын, син шундый җиңел, матур атлап йөрисең!..