Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь 2020, 10:20

Кадерле хатын-кызларны, әниләрне һәм әбиләрне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйм!

Әни – ул бала елмаеп әйтә торган иң беренче сүз. Без шатлыклы минутларда да, газап һәм кайгыда да әниләрне искә төшерәбез. Дөньяда тормыш бүләк иткән, иң яхшы һәм иң якты булган әнидән дә якын һәм газиз кеше юк. Әни дөньяда иң гүзәл һәм изге нәрсәләрне – назлылыкны, мәхәббәтне һәм туган йортның җылылыгын үзендә гәүдәләндерә

Ана мәхәббәте – иксез-чиксез һәм бер нәрсәгә дә алыштыргысыз. Ул безне көчлерәк һәм үз-үзеңә ышанычлырак итә, барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Алдагы бәйрәм – мәңгелек зирәклек һәм рухи юмартлык символы, хезмәт сөючәнлек һәм сабырлык үрнәге булып торган аналарга, хатын-кызларга тирән ихтирам һәм мәхәббәт белдерү көне ул. Герой аналарга, күп балалы әниләргә, ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга икенче әни булган хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Кадерле әниләр! Сезнең армый-талмый хезмәт итүегез, чиксез сабырлыгыгыз, җан юмартлыгыгыз алдында баш иям. Сезнең йөзегездә елмаю сүнмәсен! Сезгә балалар бәхете, ныклы сәламәтлек, тынычлык, игелек, гаилә иминлеге телим!
Азат Сәхәбиев,
БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы.
Читайте нас: