Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь 2020, 14:25

Яраткан әнием

Бүген һәркемгә гомер бүләк итүче, дөньядагы иң изге зат булган әниләр көне. Шул уңайдан минем дә үз әнием турында бәян итәсем килә

Кадерле кешем Лена Бин кызы Юлаева ямьле Өсән елгасы буендә урнашкан Тузлыкуш авылында туган һәм әле дә, әтием Салават Әвәбил улы белән, шунда яшиләр. Өч балага гомер бирделәр алар. Бүгенге көндә әнием: «Ходайга шөкер, өчтән ун булдыгыз хәзер», – ди, киявен, киленен, биш оныгын үз балаларыдай якын итеп.
Киң күңелле, ачык йөзле, гел елмаеп торган әнием утыз елдан артык авыл китапханәсендә эшләде. Барлык мәдәни чараларда башлап йөрүче булды ул. Шуңа да авылдашлары бик хөрмәт итә үзен. «Эшне җиренә җиткереп, кешеләрне сокландырырлык итеп эшләргә тырышыгыз, – дип өйрәтә әнием безне дә. – Тәртип һәр җирдә: йортыңда, хезмәт урыныңда, күңелеңдә булганда гына тормыш матур, яшәү күңелле ул!»
Кадерле әниебезне барлык балалары исеменнән олы бәйрәм белән тәбрик итеп сәламәтлек, күңел тынычлыгы, әтиебез белән тигез тормыш итүләрен телим.
Кызы Миләүшә.
Читайте нас: