Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2020, 20:10

Башкортстанда чиновникларга яңа ел корпоративларын үткәрү тыелды

Республика Башлығы Радий Хәбиров пандемия шартларында яңа ел корпоративларын үткәрү турында карар кабул итте. Яңалык әлегә республика чиновникларына гына кагылачак

«Без ике ел инде эшләр алга киткәч корпоративлар оештыру принцибы буенча яшибез. Гаилә белән күбрәк булырбыз, дип сөйләштек, – диде республика җитәкчесе. – Бүләкләр темасы турында да сөйләшеп куйдык. Бер-беребезне открыткалар чүпләргә кирәкми. Хәзер барсы да телефоннарда, гаджетларда. СМС җибәрсәгез, бик әйбәт».
Яңа ел бәйрәмнәрендә рестораннарның һәм башка учреждениеләрнең эшенә килгәндә, Радий Хәбиров әлегә карар кабул итмәгәнен әйтте. Республика җитәкчесе оператив штаб белән киңәшләшкәннән соң атна азагында фикерен җиткерергә вәгъдә бирде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: