Үзе кечкенә, үзе җитез генә, үзе матур гына кызчык булып үсә. Өйдә әнисе кушкан эшләрне тиз генә башкара да, әтисенә ияреп чыгып китә. Әтисе белән булу ныграк ошый аңа. Ир-ат эшенә өйрәнә. Машинага утыра. Җырларга ярата. Мәктәпне тәмамлагач, Мәтәүбаш авылы клубында эшли башлый. Иң күңелле кичәләрне әнием оештыра.
Тормыш юлы аны Туймазы районы Кандра поселогына алып китә. Әтиемне очрата. Озак сузмый алар матур гаилә кора. Абыем дөньяга килә. Аннан – мин, энем Данис, сеңлем Камилә, иң кечкенә энебез Булат. Әнкәебез безгә тулы, зур гаилә бүләк итә. Ул – безнең кояшыбыз. Һәрберебезне ярата, сөя, тәртипле булырга өйрәтә. Белем алуда ярдәм итә. Олыларга ихтирам хисе тәрбияли.
Авылны ярату, авыл кешеләрен хөрмәт итү һәм ярдәмгә килү теләге яшь гаиләне Мәтәүбаш авылына алып кайтадыр да инде. Әниебез табигать баласы. Безне дә шулай тәрбияли. Әтиебез вахта белән Себер якларында эшкә йөргәнгә күрә, без күбрәге әни янында. Ул безне көтү көтәргә, печән чабарга, мал-туар карарга өйрәтә.Әниебез бик тырыш.
Без әниебезне яратабыз, хөрмәт итәбез, аның түземлелегенә сокланабыз, аңа кояштай озын гомер телибез. Аның карашы җылы, куллары назлы, йөрәге олы. Без бик бәхетле балалар. Әнкәебезне тик шатландырып яшисе килә. Һәр баланың үз әнисе булсын һәм һәр әни үз баласы белән горурлана алсын!