«Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнгән балалардан тыш, опекага алынган балаларның да льготалы шартларда сыйфатлы сөт ризыклары алу мөмкинлегенә ия булуы безнең өчен бик мөһим», – дип билгеләде Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.
Бушка туклануны юллау өчен гариза язарга һәм «Сөт кухнясы» оешмасы белән килешү төзергә кирәк. Моны теләсә нинди тарату пунктына килеп эшләргә мөмкин. Әгәр барлык документлар да дөрес булса, 20 эш көне эчендә тулану билгеләнүе турында хәбәр җибәрелә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.