Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2020, 13:40

Covid-19 пандемиясенең кайчан тәмамланачагы билгеле булды

Вируска каршы тору өчен җитәрлек күмәк иммунитет гражданнарның 50 процентка якыны вакцинация үткәннән соң формалаша икән

Коронавирус тиз генә юкка чыкмаячак, әмма пандемия киләсе елда тәмамланырга тиеш. Русия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» фәнни үзәге директоры Ринат Мәксүтов РИА Новости агентлыгына шундый фикерен белдерде.
«Вирус үзе сакланса да, пандемия 2021 елда бездән китәр дип уйлыйм», – диде ул.
Аның сүзләренчә, яңа очракларның саны көн саен артуга да карамастан, җитәрлек дәрәҗәдәге күмәк иммунитет формалашканнан соң пандемия тәмамланачак. Моның өчен гражданнарның яртысына якыны вакцинация үтәргә тиеш.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: