Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2020, 10:10

Русия президенты Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга кул куйды

Русия президенты Владимир Путин 2024 елда Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә хәбәр итте

Шушы документка ярашлы, өч ай эчендә Русия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Оверчук рәислегендә бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзелә.
«Шул рәвешле республикабыз башкаласының 450 еллыгына федераль статус бирелә. Димәк, без Уфаны үзгәртү, шәһәрне заманлаштыру, аңа яңа сулыш өрү һәм илебезнең терәк шәһәрләренең берсе итү өчен уникаль мөмкинлек алабыз, шул исәптән федераль үзәктән ярдәм исәбенә. Шуңа күрә уфалылар исеменнән президентка кабул ителгән карар өчен зур рәхмәт белдерәм», – дип язды Радий Хәбиров.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: