Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2020, 18:30

Башкортстан укучылары 7 декабрьдән мәктәптә укый башлый

Дүшәмбе, 7 декабрьдә, республиканың барлык мәктәпләрендә көндезге уку тергезелә. Башкортстан башлыгы хакимиятендәге чыганак «Башинформ» агентлыгына бүген төбәк оператив штабы утырышында шундый карар кабул итүләрен хәбәр итте

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәл тотрыкланды, шуңа укучыларга мәктәпкә йөреп укырга мөмкин.
Хәтерегезгә төшерәбез, республика укучылары 9 ноябрьдән дистанцион укуга күчерелгән иде.
Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгының Контроль идарәлегенә республиканың барлык мәктәптәрендә санитар нормаларны үтәүне тикшерергә кушты.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: