Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2020, 10:15

Башкортстанда уртача яшәү минимумы 9 908 сум күләмендә расланды

Башкортстанда 2020 елның өченче кварталы өчен яшәү минимумының уртача күләме расланды. Республика хөкүмәте карарына ярашлы, яшәү минимумының уртача айлык күләме җан башына 9 908 сум тәшкил итте

Халыкның төп социаль-демографик төркемнәре өчен яшәү минимумы түбәндәгечә билгеләнде:
— эшкә сәләтле халыкка — 10 544 сум,
— пенсионерларга — 8 059 сум,
— балаларга — 9 925 сум.
2020 елның икенче кварталы белән чагыштырганда республикада яшәү минимумы күләме 107 сумга кимеде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: