Русия Гидрометүзәге фаразы буенча, республикада кышның тәүге ае гадәттәгедән бер градуска суык булуы көтелә, дип белдерде Башгидромет. Уртача һава температурасының -11,-12 градус (норма -11), явым-төшемнең гадәттәгедән азрак булуы фаразлана.
Декабрьнең беренче атнасында республикада һава торышын «Себер» антициклон перифериясе билгели. Температураның бер төрле булмавы көтелә, аеруча төнге сәгатьләрдә: -13,-20, болытлы булганда -7,-12 градус. Көнчыгыш районнарда -22,-27 градускача суык була, көндез -7,-13, таулы районнарда -14, -17. Гомум алганда, 1 декабрьдән 10ына тиклем уртача һава температурасының нормадан 3-5 градуска түбәнрәк булуы көтелә.