«Илдә коронавирустан якынча 2 миллион доза вакцина җитештерелгән. Бу безгә күләмле вакцинация башларга мөмкинлек бирә», – дип дәүләт башлыгының сүзләрен китерә ТАСС.
Алдан хәбәр ителгәнчә, декабрь башында Башкортстанга COVID-19га каршы вакцина китерелә. «Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинаны кабул итәргә әзерләнәбез. «Спутник V» вакцинасы өчен махсус саклау урыннары әзер. Шушы вакцина белән эш һәм тиешле инструктаж үткәрелгән», – дип белдерде Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Максим Забелин дүшәмбе республика хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, үз чиратында, COVID-19дан күпләп вакцинация үткәрергә әзерләнергә кушты. Аның сүзләренчә, республикада сынап каралган вакцина үзенең нәтиҗәлеген раслады.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.