Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2020, 10:35

Республикада пандемия шартларында Яңа елны бәйрәм итү турында карар кабул ителде

Башкортстанда коронавирус пандемиясе шартларында Яңа 2021 елны бәйрәм итү турында карар кабул ителде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров боз шәһәрчекләре санын арттырырга кушты. Бу боз шәһәрчекләре биләмәсендә халыкның күпләп җыелуына юл куймый. Мәйданчыклар 10 декабрьгә үк әзер булырга тиеш.
Моннан тыш, балалар бакчаларында яңа ел бәйрәмнәре үткәрергә рөхсәт ителде, ләкин төркемнәрдә һәм ата-аналарсыз гына.
Рестораннарга килгәндә, алар Яңа елда – тәүлек әйләнәсенә, яңа ел каникуллары көннәрендә иртәнге 6дан төнге 2гә тиклем эшләргә мөмкин.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: