Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2020, 10:15

Студент-медикларга коронавируска каршы көрәштә ярдәм иткәннәре өчен акча түләнә

Русиядә коронавирус инфекциясе таралган чорда сәламәтлек саклау системасына ярдәмгә килгән студент-медикларга махсус социаль түләүләр билгеләнде

Кичә премьер-министр Михаил Мишустин студентларга түләү өчен 1,1 миллиард сумнан артык акча бүлде. Матди дәртләндерү ноябрь һәм декабрь айларында эшләгән өчен бирелә.
Президент Владимир Путин кушуы буенча, югары уку йортлары студентларына һәр айга – 10 мең, ә урта профессиональ медицина белеме программалары буенча укыганнарга җиде мең сум түләнә.
Әлеге вакытта Башкортстан хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында төрле вазифаларда 1 200дән артык ординатор эшли. Резервта тагы 200 студент бар, алар медицина оешмаларының соравы буенча эшкә тотынырга әзер.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: