Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2020, 12:40

Битлексез йөрмәгез

Бәләбәй шәһәре кулланучылар базары, оешма һәм предприятиеләрендә профилактик рейдлар дәвам итә

Термометрия үткәрү, хезмәткәрләрнең һәм клиентларның битлектә булуы, социаль араның саклануы, кирәкле журналларның дөрес алып барылуы контрольдә тотыла.
– Тикшерелгән кибетләрнең күбесендә битлек режимы саклануы, кулларны дезифекцияләү сыекчасы, битлекләр булуы сөендерә, – дип аңлатып үтте мобиль төркем әгъзасы Илдар Васильев. – Куелган тәртипне күрәләтә бозучыларга кисәтүдән башлап штрафларга кадәр административ җәза бирү каралганлыгы турында исегезгә төшерәбез.
Ел башыннан башлап, гадәттән тыш хәлләр чорында куелган кагыйдәләрне бозган өчен бөтенесе мең ярымнан артык беркетмә төзелгән.
Читайте нас: