Барлык яңалыклар
Новости
5 декабрь 2020, 19:25

Үзәк эшен башлады

Башкортстанда «Төбәк белән идарә итү» үзәге (ЦУР) эшли башлады. Моның турындагы указга республика Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елны кул куйган иде

Үзәкнең эшчәнлеге өч юнәлеш буенча төзелә: аналитика, мәгълүмат бирү һәм кире элемтә.
Яңа структураның эш принцибы – кешеләр белән бергә булу, проблемалар турында хәбәрдарлык, аларны тиз арада хәл итү. БР Башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, ЦУРда, барлык өлкәдәге процессларны күзәтер өчен, төбәк ведомстволарыннан, муниципалитетлардан, төбәк хакимияте бүлекчәләре һәм төбәк хөкүмәте департаментларыннан 100гә якын вәкил җәлеп ителгән.
Бу башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының эшен координацияләргә, аерым мәсьәләләрне чишүдән аларны комплекслы хәл итүгә күчәргә, кирәкле идарә карарларын үтәүне тәэмин итәргә мөмкинчелек бирәчәк.
Акрынлап яңа автоматлаштырылган системалар кертелечәк. Хәзер, мәсәлән, каты коммуналь калдыкларны чыгаруның һәм юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне планлаштыруның аналитиклар системасы файдаланыла.
«Республика белән идарә итү үзәге структурасы таркау хөкүмәт бүлекчәләрен яңа – цифрлы дәрәҗәдә координацияләүне тәэмин итәргә ярдәм итүе белән яхшы. Элек бу кулдан – таләп ителгәнгә караганда акрын һәм нәтиҗәсезрәк эшләнде», – дип билгеләде премьер министр Андрей Назаров.
Светлана Шириня әзерләде.
Читайте нас: