Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2020, 19:20

Башкортстанда 2021 елның гыйнварындагы бәйрәм көннәре игълан ителде

Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче статьясына ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Христос Раштуасы бәйрәм көннәре булып исәпләнә

2021 елда 2, 3 гыйнвардагы бәйрәм көннәре шимбәгә һәм якшәмбегә тап килә. Русия Федерациясе Хөкүмәтенең «2021 елда ял көннәрен күчерү турында» карарына ярашлы, 2 гыйнвардагы ял көне – 5 ноябрьгә, 3 гыйнвар 31 декабрьгә күчерелде. 2020 елның 31 декабрендә эш көне бер сәгатькә кыскара.
Шулай итеп, Яңа ел каникуллары уңаеннан 2021 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 , 8 һәм 9, 10 гыйнвары эшләмәгән бәйрәм һәм ял көннәре булып исәпләнә.
Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 120нче статьясы нигезендә еллык төп яки өстәмә түләүле отпуск бирелгәндә бәйрәм көннәре – 1 , 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнвар отпускының календарь көннәре исәбенә кертелми.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: