2020 елның 15 мартыннан 15 декабренә кадәр миграцион документларның гамәлдә булу вакыты чыкмый тора. Әлбәттә, соңгы дата якынча гына куелган, ул Русиядә һәм чит илләрдәге эпидемиологик хәл белән бәйле. Тик әлегә чит ил гражданнары һәм эш бирүчеләр бу датаны исәпкә алырга тиешләр.
– Әлеге вакытта Эчке эшләр министрлыгы чит ил гражданнарының Русия территориясендә законсыз яшәү очракларын ачыклау өстендә эшли, тикшерүләр алып бара. Бөтен чикләүләр бетерелгәннән соң, аларны үз илләренә кире кайтарып җибәрәчәкләр, – диде РФ Эчке эшләр министрлыгының миграция сораулары буенча Баш идарәсе начальнигы Валентина Казакова.
Ул, шулай ук, мигарция законнарын бозу очракларын булдырмау өчен Русиягә килүче чит ил гражданнарын дактилоскопик теркәү үткәрү кирәклеген билгеләп үтте. Чөнки Русиягә керү тыелган күп кенә чит ил гражданнары, шәхси мәгълүматларын үзгәртеп, безнең илгә яңадан керергә тырышалар. «Ә менә дактилоскопик теркәүне болай алдап булмый», – дип ассызыклап үтте В. Казакова.