Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 7 декабрьдә, алмашынучан һава торышы өстенлек итә. Кайсыбер районнарда бераз кар ява, төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 2-7 метр. Һава температурасы төнлә -15,-20, урыны белән -22,-27, көндез -9,-14, урыны белән -19 градус.
8 һәм 9 декабрьдә һава торышы әллә ни үзгәрми. Бераз кар явуы, юлларның аерым участокларында бозлавык көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -13,-19, урыны белән -27, көндез -9,-14 градус.