Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2020, 20:10

Сыер ите кыйммәтләнә

Русия ит эшкәртүчеләр берлегендә искәртүләренчә, сыер ите күп кенә русиялеләр өчен буй җитмәслек продуктка әверелергә мөмкин

Быел сыер ите бәясе, тугыз айда 17,5 процентка күтәрелеп, яңа рекорд куйды. Бу хакта РБК Илкүләм ит эшкәртүчеләр берлегенә сылтама белән хәбәр итә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, җитештерүчеләрдә сыер итенең күпләп сату бәясе дә арткан. Әйтик, 25 ноябрьгә аның бер тоннасы 243,87 мең сум тәшкил иткән. Бу узган елның ноябренә караганда алты процентка артыграк.
Росстат мәгълүматлары да мөгезле эре терлек бәясенең кыйммәтләнүе хакында сөйли: октябрьдә аның килограммы 356,8 сум тирәсе торган. Бу узган ел белән чагыштырганда өч процентка артыграк. Сөяксез сыер итенең бәясе 503,4 сумга җиткән, бу да узган елдагы күрсәткечтән өч процентка күбрәк дигән сүз.
Илкүләм ит эшкәртүчеләр берлегендә искәртүләренчә, сыер ите күп кенә русиялеләр өчен буй җитмәслек продуктка әверелергә мөмкин. Аның кыйммәтләнүе балалар, мәктәп ризыгы, ярымфабрикатлар һәм колбасаларда да чагылыш табачак.
Минем уйлавымча, Русиядә ит хакының кыйммәтләнүнең төп сәбәбе – мал саны кимүдә. Авылларыбыз бетеп бара, аларда яшәүчеләрнең дә инде күбесе мал асрамый. Күп кенә җирләрдә көтүләр дә юк инде. Мәсәлән, минем туган авылым Мәтәүбашта безнең урамда гына 85 баш сыер малы бар иде, ә хәзер ничек алай 14 башка җитә. Шулай булгач, киләчәктә сыер итенең деликатеска әверелүе бик мөмкин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: