Аның сүзләренчә, тәү чиратта, өй аптечкасында температураны төшерә торган препаратлар, иң яхшысы – парацетамол булырга тиеш.
«Танауга тамызмалы дару сатып алырга мөмкин. Беркайчан да антибиотиклар алып, табиб күрсәтмәсеннән тыш дәваланырга ярамый. Тагы бер модалы тема — D витамины. Янәсе дә аның җитмәве авыруның хәлен катлауландыра. Ләкин бу витаминны артык файдалану тамырларның зарарлануына, бөер чиренә китерә», – дип хәбәр итте табиб.
Үз белдегең белән вируска каршы препаратлар белән дәваланырга ярамый, чөнки «аларның кире тәэире күп», дип билгеләне ул. Бу даруларны табиб кына билгеләргә мөмкин.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.