Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2020, 19:50

Владимир Путин өйдән эшләү турындагы законны имзалады

Эш бирүче гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта хезмәткәрләрне аларның ризалыгыннан башка гына дистанцион эш режимына күчерә ала

Русия Президенты Владимир Путин өйдән эшләү турындагы федераль законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Канунда каралганча, эш бирүче гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта хезмәткәрләрне аларның ризалыгыннан башка гына дистанцион эш режимына күчерә ала, әмма ул тиешле җиһазлар белән тәэмин итәргә яки чыгымнарны капларга бурычлы. Эш бирүче шулай ук дистанцион эш режимына күчкән вакытта бирелә торган җиһаздан файдалану буенча хезмәткәргә инструктаж үткәрергә тиеш. Әлеге чорда эш бирүчегә хезмәтне саклауны тәэмин итү буенча башка вазифалар йөкләнми.
Хезмәткәрне өйдән торып эшләүгә күчерү хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмый. Закон шулай ук дистанцион хезмәткәрләргә командировка акчасы түләүне дә күздә тота. Шуның белән бергә, ике эш көне дәвамында нигезле сәбәпләре булмаган килеш элемтәгә чыкмаган очракта, эш бирүче дистанцион хезмәткәрне эштән җибәрергә хокуклы.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: