Барлык яңалыклар
Новости
9 декабрь 2020, 19:25

Кайсыгызның кулы җылы?

Бүген бөек шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 120 ел

Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елның 9 декабрендә Чистай өязенең Аксубай волостендагы (хәзерге Аксубай районы) Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып туган
1914 елда Хәсән, бертуган абыйлары фатихасы белән, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә.
1924 елда Х.Туфан Казанга килә. Башта ул Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә һәм радиокомитетта эшли. Шагыйрь биредә Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Галимҗан Нигъмәти кебек шәхесләр белән дуслаша, үзенең мәхәббәтен – актриса Луиза (Гайникамал) Салиәсгарованы очрата һәм аңа өйләнә.
Ил күләмендә барган репрессияләр афәте Х.Туфанны да читләтеп үтми. 1940 елның 18 ноябрендә аны кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. Башта ул атарга хөкем ителә, соңыннан исә бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. 1950 елда, иреккә чыгарга вакыты җитеп килгәндә, аны гомерлек сөргенгә җибәрәләр.
Х.Туфан 1956 елның җәендә Казанга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши.
Шагыйрь 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат булды.
Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар
Йөрәкне.
Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...
Кайттым.
— Бусы алкалары,
Бусы — кабере... — диделәр.
Әгәр тагын килсәләр,
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
Шундадыр ул... дисәләр.
Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне...
Читайте нас: